Әгерҗе районының "Малыш" 7 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре "Наше время - Безнең заман" фестивале призерлары булдылар

2025 елның 14 ноябре, җомга

13 ноябрь көнне Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Наше время - Безнең заман" дигән ел саен уздырыла торган XIII иҗат телевизион фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Абруйлы республика конкурсында җиңүчеләр арасында Әгерҗе районыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы да бар.

Әгерҗе шәһәренең "Малыш" 7 нче балалар бакчасы вәкилләре, иҗади сәләтләрен һәм һөнәри осталыкларын күрсәтеп, өченче урынны яуладылар.

Мондый конкурсларда катнашу һәм җиңү тәрбияче һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итә һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International