Татарстанда эшләүче яшьләрнең ел саен уздырыла торган «Безнең заман – Наше время» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленә йомгак ясадылар. Быел анда республиканың 38 шәһәр һәм районыннан 150 предприятие һәм оешма катнашты, жюри карамагына 300 гә якын иҗат номеры тәкъдим ителде. Финалга 171 иҗади номер узды. «Татнефть Профсоюз» Төбәкара профсоюз оешмасы командасы Гран-при иясе булды. Төп бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Җиңүче команда 500 мең сумлык сертификаты һәм Татарстан Республикасы Рәисенең күчмә кубогын алды.
Традицион иҗади номинацияләрдән тыш, махсус юнәлешләр буенча да бүләкләр тапшырылды.
«Безнең заман – Наше время» республика фестивале - Татарстан яшьләр сәясәтенең флагман проекты. Елдан-ел ул төрле оешмалардан һәм өлкәләрдән эшче яшьләрне күбрәк берләштерә һәм быел гына да ул 1200гә якын катнашучыны җыйган, ә 2013 елдан башлап барлыгы 12 меңнән артык. Фестивальгә зур кызыксынуны исәпкә алып, без аны халыкара дәрәҗәгә чыгарырга һәм дустанә илләрдән дә чакыра башларга планлаштырабыз. Өстәвенә, Татарстан төрле дәрәҗәдәге кунакларны кабул итә алуын берничә тапкыр исбатлады. Мондый чаралар үткәрү “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты максатларына туры килә, - дип билгеләп үтте Азат Кадыйров.
Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә «Фестиваль эшче белгечлекләренең абруен күтәрүгә һәм яшьләр потенциалын иҗади үстерүгә юнәлдерелгән мөһим дәүләт бурычын нәтиҗәле гамәлгә ашыра».
Гала-концертның мәртәбәле кунаклары РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Виктор Демидов, «Россия-Культура» телеканалының коммерция директоры Виктория Кривицкая, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башка мөхтәрәм кунаклар булды.