Урта уку йортлары студентлары арасында татар теле буенча олимпиадада җиңүчеләр билгеләнде

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының урта махсус уку йортларында укучы студентлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Олимпиада быел беренче тапкыр оештырылды.

Беренче турда урта һөнәри уку йортларының 609 студенты катнашты, икенче турга 221 студент узды. Шуларның 134е - татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче, 87 се - туган тел буларак.

Чарада катнашучыларны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләде.

Беренче урыннарга ия булучыларга 50 мең сум , икенчегә- 40 мең, өченче урынга - 30 мең сум каралган. Аерым бүләкләү номинацияләрендә җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International