Казанда ятим балалар өчен 27,6 млн сумга 7 фатир сатып алыначак

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты Казанда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен җиде фатир сатып алуга электрон аукцион уздыру турында игълан итте. Контрактның башлангыч бәясе 27,6 млн сумнан артып китә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Документта һәр фатирның мәйданы 24 дән 36 квадрат метрга кадәр булырга тиеш дип күрсәтелгән. Торак биналары 2002 елдан да иртәрәк төзелмәгән һәм файдалануга тапшырылган йортларда булырга тиеш.

ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов ятим балаларны торак белән тәэмин итү республиканың социаль яклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үтте.

2025 ел башыннан Татарстанда ятим балалар өчен 1,8 млрд сумлык 450 фатир сатып алынган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International