2026-2027 уку елында башланачак югары белем бирүнең яңа моделенә күчкәннән соң, Россия югары уку йортларында студентларны укыту сроклары белгечлеккә карап аерылачак. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр, дип хәбәр итә РИА Новости.
«<…> Укыту срогы бердәм булмаячак. Ул теге яки бу сайланган белгечлек буенча сыйфатлы әзерлек өчен кирәкле вакыт белән билгеләнәчәк ", - дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Аерым алганда, инженерлар, табиблар һәм укытучылар биш ел, кунакчыллык индустриясе һәм туризм өлкәсе белән бәйле программалар буенча - дүрт ел, ә катлаулырак юнәлешләр буенча белем алучылар - алты ел укыячак.