Актанышның “Яшьлек” яшьләр үзәгендә “Җиңү варислары: Көч, Хәтер, Бердәмлек” дигән чара узды. Чара МХОда катнашучыларның балаларына һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлтелгән иде.
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар һәм тренинглар оештырылды. Кунаклар алдында ветераннар һәм МХО дә катнашучылар Илсур Зәкиев һәм Риваз Рәхмәтуллин, “Игелек узәге” психологы Эльвира Хәмидуллина, шулай ук 2 нче санлы Актаныш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миннәхмәт Мөхәммәтов чыгыш ясады.
"ФОРПОСТ" хәрәкәте активистлары очрашуны әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш кертте.
Соңыннан барлык яшь катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.