Татарстанда беренче тапкыр Юнармия нормативын тапшыру узды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдә Татарстанның «Алабуга Политех» полигонында беренче тапкыр комплекслы Юнармия нормативын тапшыру узды. Яшь армиячеләр үзләренең әзерлек дәрәҗәсен рәсми рәвештә раслый алган Россиянең 16 пилот төбәге арасына керде.

Ике көн дәвамында - 15 һәм 16 ноябрьдә - бөтен республикадан 600 дән артык яшь армияче норматив тапшырды, төрле дисциплиналарда индивидуаль күнекмәләр һәм осталыкларын күрсәтте. Норматив бирү индивидуаль рәвештә узды.

Пилот этабының максаты - яшь армиячеләрне әзерләүне бәяләүнең яңа системасын сынау, иң яхшы практикаларны ачыклау һәм бөтен ил буенча бердәм стандартлар формалаштыру. Нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International