Иннополис лицеенда яңа профильле СИБУР-сыйныфы һәм компаниянең бренд-зонасы ачылды. Проект өлкән сыйныф укучылары өчен өзлексез белем бирү маршрутын булдыруга юнәлтелгән - химия, физика һәм математиканы 8 нче сыйныфтан тирәнтен өйрәнүдән алып көллияткә һәм югары уку йортларына керү, киләчәктә компания предприятиеләрендә эшкә урнашуга кадәр.
Укучылар стажировкалар уза, предприятиеләргә экскурсияләргә йөри, шулай ук компаниянең җитештерү сәнәгате белән таныша алачак. Статистика буенча, мондый сыйныфны тәмамлаучыларның 80% ы әйдәп баручы инженер һәм химия бгары уку йортларына керә.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Дмитрий Вандюков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.