14 ноябрьдә Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен III Ачык химия олимпиадасы узды.
Чара Татарстанның дүрт шәһәреннән 50гә якын катнашучыны җыйды. Түбән Кама, Казан, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендәге яшь химиклар практик һәм теоретик бурычларны хәл итүдә ярыштылар. Олимпиадада 9-11 сыйныф укучылары һәм беренче курс студентлары, 9 сыйныф базасында укучылар катнашты.
Интеллектуаль ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Чарага финанс ярдәме "Яхшы эшләр формуласы" СИБУРның социаль инвестицияләр программасы кысаларында оештырылды.
Оештыручылар олимпиадага катнашучыларны әзерләгән укытучыларның өлешен аерым билгеләп үттеләр. Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар талантлы яшьләрне ачыклау белән бергә, республиканың сәнәгать үсеше өчен аеруча әһәмияткә ия фән буларак химияне популярлаштыруга да ярдәм итә.