Татарстанда "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» беренче олимпиадасына йомгак ясалды

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Олимпиада 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр барды һәм Татарстанның 40 районыннан, шул исәптән Казан һәм Чаллыны да кертеп, 131 катнашучыны җыйды.

Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-10 сыйныф укучыларына исәпләнгән иде. Алар карта һәм компас белән эшләү, уку гранаталары ыргыту, электрон тир, автоматны җыю/сүтү, БПЛА белән идарә итүдә көч сынаштылар. Практик күнекмәләрдән тыш, укучылар үзләренең теоретик белемнәрен һәм төрле ситуацияләрдә җайлаша белүләрен күрсәттеләр.

Сынаулардан тыш, балаларны танк училищесына экскурсияләр, тематик фильмнар карау һәм Росгвардиядән мастер-класс кергән белем бирү программасы көтә иде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева билгеләп үткәнчә, "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” - дип, башка олимпиадалар арасында өч аспектта аерылып тора: биремнәрнең яңалыгы, уникальлеге һәм ведомствоара характерда булуы.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча 11 укучы җиңүче, 27 укучы призёр булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International