«Сочи Парк Отель» комплексында 15 ноябрьдән бөтен Россиядән ятим балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлар командаларын берләштергән шахмат буенча «Восхождение» сигезенче бөтенроссия ярышлары башланды. Дәрәҗәле турнирда Татарстан Республикасы данын Лениногорск һәм Лаештан килгән балалар яклый.
Оештыручылар яшь шахматчылар өчен бай белем бирү программасы әзерләгәннәр. Партияләр тәмамланганнан соң уеннарга анализ ясала, шулай ук «Партиягә ничек әзерләнергә» темасына мастер-класс үткәрелә, бу бигрәк тә балаларның спорт осталыгын күтәрү өчен мөһим.
Арина Гундорованың иҗади остаханәдә катнашуы Татарстан өчен аерым горурлык булды, анда ул Чиләбе өлкәсеннән Кира Фирсова һәм Смоленск өлкәсеннән Софья Никоненкова белән бергә рәсем сәнгатендә үз осталыгын күрсәтте.
Ярышлар 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.