17 ноябрьдә Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фондының конкурс комиссиясе утырышы булды, анда фундаменталь һәм эзләнү тикшеренүләрен финанслауга грант конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Конкурсның максаты - табигый һәм техник фәннәр, медицина, авыл хуҗалыгы, шулай ук социаль һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә тикшеренүләр уздыручы фәнни хезмәткәрләргә һәм фәнни төркемнәргә финанс ярдәме.
Конкурска 331 гариза бирелгән, комиссия тарафыннан 37 проект сайлап алынган, аларның һәркайсы 3 миллион сумга кадәр финанслау алачак. Җиңүчеләр арасында - Татарстан Республикасының 11 әйдәп баручы югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институты галимнәре.
Финанслауның гомуми күләме 100 миллион сумга якын тәшкил итәчәк.
Җиңүчеләр исемлеге белән түбәндәге сайтта танышырга була: https://fondntrt.ru/news/42