Татарстанда Халыкара төп халыклар телләренең унъеллыгын үткәрү турында сөйләделәр

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Татарстанда 2022 елдан 2032 елга кадәр Халыкара төп халыклар телләренең унъеллыгын уздыру эшләре барышы турында "Татар-информ" матбугат конференциясендә җаваплы ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре сөйләде.

«Безнең министрлык республикада планлаштырылган 22 чараны башкаручы булып тора, шуларның 10сы ел дәвамында даими нигездә гамәлгә ашырыла, 12 се - расланган календарь план нигезендә», - диде үз чыгышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова.

Чараларның биш юнәлеше бар:
-дәүләт идарәсен һәм гражданнар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлекне камилләштерү;
-педагогик кадрлар әзерләү;
-фән;
-цифрлаштыру һәм мәдәният;
-халыкара унъеллыкны үткәрүне яктырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International