2025 елның 18 ноябрендә Мәскәү пионерлар сараенда Россиянең 89 төбәгеннән 600 катнашучыны берләштергән ата-аналар комитетларының беренче Бөтенроссия съезды узды. Съездда Бөтенроссия ата-аналар комитеты әгъзалары, Росдетцентр ата-аналар бергәлеге белән эшләү буенча әйдәп баручы белгечләр, тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре, шулай ук төбәк ата-аналар комитетлары рәисләре җыелды.
Россия Президенты Владимир Путин Съездда катнашучыларга сәламләү телеграммасы җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, бу чара мөһим бурычларны хәл итәргә - гаилә институтын ныгытырга һәм яшьләрне рухи-әхлакый идеаллар, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык нигезендә тәрбияләргә ярдәм итә .
Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко шулай ук съездда катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Съезд кысаларында актив ата-аналарны һәм педагогларны бүләкләделәр. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендә зур казанышлары өчен Татарстан Республикасының Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем алды.