Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбенең “Рубин” командасы мини-футбол буенча 5×5 Бөтенроссия ачык турнирында алтын яулады. Ярышлар 14 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр Дагыстан Республикасының Избербаш шәһәрендә узды.
Турнирда Россиянең биш төбәгеннән: Дагыстан Республикасы, Мәскәү өлкәсеннән (Дзержинский һәм Сергиев Посад шәһәрләре), Татарстан һәм Кырым Республикаларыннан иң көчле командалар катнашты.
Татарстан футболчылары чираттагы тапкыр югары осталык дәрәҗәсен күрсәттеләр, бу спорт төрендә лидерлар статусын расладылар. Алексей Новоселов турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.