19 ноябрьдә «Белоснежка» 129 нчы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларда инновацион фикерләүне үстерү коралы буларак башваткычларга багышланган Бөтенроссия семинар-практикумы кысасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әйләнде.
Чара Татарстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмалары методистлары һәм белгечләре, җитәкчеләр һәм укытучылар өчен оештырылды.
"МИР ГОЛОВОЛОМОК" мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен смарт-тренинг" инновацион мәйданчыгының фәнни җитәкчесе - Казунина Ирина мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү ысуллары һәм алымнары турында җентекләп сөйләде.
Йошкар-Ола, Тула, Бугуруслан, Татарстанның Питрәч районыннан килгән укытучылар чыгышлары аеруча кызыксыну уятты. Алар, авторлык методикаларын һәм табышларын тәкъдим итеп, инновацион мәйданчык кысаларында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.