Татарстанда математика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!»олимпиадасына йомгак ясалды

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 17 ноябреннән 19 ноябренә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Республика олимпиада үзәге тарафыннан оештырылган, “кадет мәктәбе”, “кадет интернат-мәктәбе” юнәлешле булган белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары арасында, «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дигән математика буенча олимпиада үтте.

Математика буенча олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән муниципаль районнарыннан 140 укучы-кадет катнашты.

Олимпиадада катнашучыларны жюри әгъзалары - республика гомуми белем бирү оешмаларының югары квалификацияле укытучылары бәяләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, олимпиада үткәрү һәм анда Татарстан Республикасы халкының уңышлы катнашуы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International