Алдынгы инженер мәктәбенә Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегеннән - РФА СО рәисе урынбасары, РФА академигы һәм С.С.Кутателадзе исемендәге җылылык физикасы институты директоры Дмитрий Маркович һәм Фәнни-техник программалар дирекциясе генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Александр Двойников килде.
Кунаклар КАИ АИМнең заманча җиһазланышы һәм студентлар эшләре белән танышты.
Мәктәп, дәүләт органнары һәм җылылык физикасы институты арасында киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Уртак эшнең төп юнәлешләре - авиация, цифрлы игезәкләр һәм композицион материаллар. Алда - КАИ студентлары һәм тикшеренүчеләр өчен яңа проектлар, идеяләр һәм мөмкинлекләр.