Казанда инвалидлыгы булган кешеләр сораулары буенча гражданнарны кабул итү узачак

2025 елның 21 ноябре, җомга

2 декабрьдә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында гражданнарны кабул итү планлаштырыла.

Кабул итүнең максаты - инвалидлыгы булган кешеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы консультация ярдәме күрсәтү, хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләрне ачыклау, шулай ук медик-социаль экспертиза өлешендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын мониторинглау, тернәкләндерүнең яисә реабилитациянең индивидуаль программаларын гамәлгә ашыру, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, шулай ук социаль ярдәм чаралары, башка темалар.

Чарада шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашачак.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Батурин ур., 7А йорт, 137 зал. Шулай ук 8 (800) 350-44-72 телефоны буенча шалтыратырга да мөмкин булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International