Татарстанда МХОда катнашучыларның гаиләләре өчен “Игелекле эшләр марафон”ы башланды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен “Игелекле эшләр марафоны” акциясе старт алды. Аны Ватан сугышчыларының гаилә комитеты оешманы төзүнең өченче еллыгы уңаеннан оештырды.

Марафон кысаларында студентлар белән очрашулар, Казанда хәрби госпитальдә булу, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү өчен республика районнарына чыгу, шулай ук гуманитар йөкләр җибәрү булачак.

Татарстанда моның өчен файдалы һәм мөһим чаралар атнасы планлаштырылган:

17 ноябрьдә ТИСБИ университеты студентлары белән очрашу узачак, анда патриотизм һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм турында сөйләшәчәкләр;

18 ноябрьдә Казан хәрби госпиталенә визит булачак, анда яраланган сугышчыларга бүләкләр тапшырачаклар;

19 ноябрьдә МХОдә катнашучыларның гаиләләренә юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү өчен Әлмәткә бару планлаштырыла;

20 ноябрьдә сугышчыларга гуманитар йөк җибәрәчәкләр;

21 ноябрьдә түгәрәк өстәл узачак, анда хәрбиләрнең балаларына ничек ярдәм итү турында белгечләр фикер алышачак.

22 ноябрьдә –гаиләләргә юристлар бушлай консультация бирәчәк;

Марафон 23 ноябрь көнне “Йөрәктән - йөрәккә” дигән йомгаклау чарасы белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International