Татарстанда иң яхшы яшь корабль ясаучыларны республика конференциясендә сайладылар

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Яшел Үзән районының “Кораблик” балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүчеләр һәм укытучылар өчен «Будут корабелы – будут корабли» II республика фәнни-тикшеренү конференциясе булды.

Мәктәпкәчә белем бирүдә мөһим юнәлешләрнең берсе - иртә профориентация. «Будут корабелы – будут корабли»" конференциясе - балалар өчен үз талантларын, фән һәм техника белән кызыксынуны күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек. Ул балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшчәнлеге белән кызыксынуга, шулай ук инженер белемен популярлаштыруга юнәлтелгән. Мәктәптә һәм балалар бакчаларында профориентация «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының мөһим өлеше булып тора, ул экскурсияләр, ачык ишекләр көннәре, консультацияләр, белем бирү программалары һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләре аша укучыларга аңлы рәвештә һөнәр сайлауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән, бу аларга алга таба карьера һәм белем бирү трегы өчен үз мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Конференциядә Яшел Үзән , Бөгелмә, Сарман, Мөслим, Кукмара, Лаеш, Биектау, Минзәлә, Кайбыч, Кама Тамагы муниципаль районнарыннан балалар һәм укытучылар катнашты.

57 катнашучыдан, 29ы икенче турга үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International