Мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм дәреслекләрне 2027 елның 1 сентябреннән кертергә планлаштырыралар

2025 елның 21 ноябре, җомга

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе халыклары телләренә һәм рус теленә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советта катнашты. Чара РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская рәислегендә узды.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, бүген ведомство эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында - бердәм дәүләт дәреслекләре линейкасын булдыру, мәктәп китапханәләрен модернизацияләү, сүзлекләр эшләү һәм раслау.

Россия Мәгариф министрлыгы авторларның патриотик юнәлешле матур әдәбият исемлеген формалаштырды һәм төбәкләргә җибәрде. Ведомство башлыгы Россия “Белем” җәмгыятенә һәм Россия китап берлегенә мәктәп китапханәләренең эшен оештыру буенча уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International