ГИА тапшырмаган 9 нчы сыйныф укучылары бушлай һөнәри белем ала алачак

2025 елның 21 ноябре, җомга

19 ноябрьдә үткән пленар утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта закон проектын кабул итте, аның нигезендә төп гомуми белем бирү программалары буенча ГИА тапшырмаган яки канәгатьләнерлек булмаган билге алган тугызынчы сыйныф укучылары бушлай һөнәри белем ала алачак.

Төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре буенча укучы дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үтеп аттестат ала һәм шуңа өстәп квалификация турындагы документ - эшче һөнәре, хезмәткәр вазифасы турындагы таныклык алырга мөмкин.

Закон проекты эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларны түләүсез алу мөмкинлекләрен киңәйтүне тәэмин итү максатларында кертелде.

Документ 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International