2025/26 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру сроклары һәм урыннары билгеләнде

2025 елның 21 ноябре, җомга

2025/26 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү сроклары һәм урыны билгеләнде. 24 фән буенча интеллектуаль ярыш финалы 2026 елның 14 мартыннан 3 маена кадәр Россия Федерациясенең 13 субъектында һәм «Сириус» федераль территориясендә узачак. График РФ Мәгариф министрлыгының 2025 елның 19 ноябрендәге 823 номерлы боерыгы белән расланды.

Йомгаклау этабына төбәк этабында катнашып кирәк кадәр балл җыйган 9-11 сыйныф укучылары, узган ел финалда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук квота буенча катнашучылар чакырыла

Татарстанда җәмгыять белеме буенча олимпиада 27 март - 3 апрельдә үтәчәк.

Бөтенроссия олимпиадасы ел саен уздырыла һәм дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары, гамәлдәге дүрт ел дәвамында, Россиянең алдынгы югары уку йортларына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукы бирә. Олимпиада турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International