Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча федераль проектта катнашачак. ТР Дәүләт Советы депутатлары Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышында инициативаны хуплады, дип хәбәр иттеләр республика парламенты матбугат хезмәтендә.
Киңәйтергә тәкъдим ителә торган эксперимент 2025 елның 1 апреленнән гамәлдә һәм урта һөнәри белем бирү оешмасына 9 нчы сыйныф укучыларын кабул итүнең гадиләштерелгән процедурасын күздә тота. Мәктәп укучыларына дүрт урынына, бары тик ике имтихан гына тапшырырга кирәк булачак (рус теле һәм математика).
Хәзер проект Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә гамәлгә ашырыла. Аңа Татарстанны, шулай ук Ростов, Тверь һәм Төмән өлкәләрен кертеп, пилот исемлеген киңәйтү һәм экспериментны үткәрү вакытын 2029 елга кадәр озайту тәкъдим ителә.