18 ноябрьдә «Россия - Минем тарихым» тарихи паркы базасында балигъ булмаганнар арасында психоактив матдәләр куллануны профилактикалау буенча республика киңәшмәсе узды.
Киңәшмәнең максаты - ведомстволарның, оешмаларның һәм белгечләрнең көчләрен бергә туплау, тәҗрибә алмашу һәм нәтиҗәле стратегияләр һәм механизмнар эшләү юлы белән Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында психоактив матдәләр куллануны профилактикалау системасын камилләштерү.
Киңәшмәне оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Республика мәктәптән тыш эш үзәге”.
Киңәшмә азагында хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды.