Казанның 35 нче лицееның унынчы сыйныф укучыларын авиатөзелеш профиленең инженер сыйныфына кабул итү чарасы узды. 33 укучы өчен бу һөнәргә беренче адым, анда теоретик белем алу практика һәм заманча технологияләр белән тыгыз үрелеп бара.
Лицей директоры Елена Глухарёва сөйләгәнчә, барлык балалар да җитди сайлап алу узганнар һәм төп предметлар(физика, математика һәм информатика) буенча югары нәтиҗәләргә иречеләр.
«Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Яңа типтагы әлеге белем бирү үзәкләре заманча сәнәгатьнең квалификацияле инженерларын әзерләү өчен югары технологияле компанияләр белән берлектә әйдәп баручы югары уку йортлары тарафыннан төзелә.