Нурлат районында «Заречный» балалар лагерен төзүне төгәлләделәр

2025 елның 21 ноябре, җомга

Төзелеш эшләре 2024 елның мартында башланды һәм ике этапта узды. Беренче этапта төп корпуслар төзелде һәм тышкы инженерлык челтәрләре салынды. Икенче этапта эчке эшләр, эчке коммуникацияләр монтажы һәм территорияне төзекләндерү эшләре булды.

Комплекс 30 урынга исәпләнгән дүрт йокы корпусын, персонал өчен бина, клуб, ашханә, медицина блогын, склад һәм КППны үз эченә ала. Төзелгән биналарның гомуми мәйданы 2802 кв. метр. Лагерь тулысынча җиһазлар һәм кирәкле инвентарь белән тәэмин ителгән.

Территориядә мини-футбол, волейбол һәм баскетбол өчен спорт мәйданчыклары җиһазландырылган. Җәяүлеләр өчен юллар төзекләндерелде, кече архитектура формалары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International