Казанда «Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне» узды

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

21 ноябрьдә Казанда Бала хокуклары турында конвенцияне кабул итү көненә багышланган “Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне” узды. Чара актуаль проблемалар буенча конструктив фикер алышу, тәҗрибә алмашу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау практикасын үстерү мәйданчыгы булды.

Катнашучыларга сәламләү сүзләрен Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мэрхэмэт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина юлладылар. Чараның модераторы - Республика балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International