Мәскәүдә 22 ноябрьдә ясалма интеллект буенча (чит ил укучылары катнашу мөмкинлеге белән) 2025 елгы Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Ябылу тантанасы Н.Э. Бауман ис. Мәскәү дәүләт техник университетында узды. Җиңүчеләрне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.
2025 елның ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче дип Санкт-Петербургтан Елисей Кирпиченко танылды. Новосибирск өлкәсеннән берьюлы ике укучы җиңүче булды - Семен Родионов һәм Артем Гончаров, шулай ук Ростов өлкәсеннән Марк Дядченко.