19 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Мәскәү пионерлар сараенда Знание.Лектор бөтенроссия конкурсының бишенче сезоны финалы узды. Чара «Знание» җәмгыятенең конкурс проектлары тарихында иң масштаблысы булды. Илнең 53 төбәгеннән 126 җиңүче бүләкләнде. Аларның исемлеге проект сайтында бар. 22 финалист конкурс партнерларыннан бүләкләр алды.
Төбәкләрдән җиңүчеләр арасында - Зөлфия Ситдыйкова, Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясе балалар иҗтимагый берләшмәләре белән элемтә һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе һәм мәкаләләр авторы. Зөлфия Лаеш районында “Знание” стационар лекториясе җитәкчесе . Конкурста ул Россия халыкларының бердәмлеге турында лекцияләр белән чыгыш ясады. Бүләкне аңа Россия Федерациясе Куркынычсызлык советы аппараты департаменты башлыгы Андрей Поляков тапшырды.
Конкурста бөтен илдән 21 меңнән артык кеше катнашты. Республикадан 450 дән артык кеше гариза биргән. Федераль этапка бөтен Россиядән 566 кеше сайлап алынды, шуларның 14 е Татарстаннан. Күп баскычлы сайлап алу 2025 елның апреленнән бирле дәвам итте: бу вакыт эчендә бөтен ил буйлап 3,2 меңнән артык лекция үткәрелде.
Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.