21 ноябрьдә Казан халыклары дуслыгы йортында Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе конференциясе узды.
Татарстанның барлык почмакларыннан 300 дән артык делегат җыелган чарада өч еллык эшкә йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.
Конференциядә ТР РНКО рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Казанның 93 нче гимназиясе директоры Ирина Александровская доклад белән чыгыш ясады. Ул 2023 елдан 2025 елга кадәр берләшмә тормышка ашырган проектларны тәкъдим итте.