Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында “Югары мәктәпнең алтын исемнәре” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрьдә Россиядә югары мәктәп укытучылары көнен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм 2021 елда югары мәктәп укытучылары Лигасы инициативасы белән оештырыла. Ул 1711 елның 19 ноябрендә бөек рус галиме Михаил Ломоносовның туган көненә билгеләнгән.

Бәйрәм уңаеннан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында “Югары мәктәпнең алтын исемнәре” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Быел конкурска 1250 дән артык гариза бирелгән. 158 белгечтән торган эксперт комиссиясе ун номинациядә 195 җиңүчене билгеләде. Татарстан Республикасыннан 14 укытучы җиңүче булды!

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы югары мәктәбе укытучылары Лигасы җиңүчеләре һәм лидерлары катнашты.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International