21 нчы ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте – Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәгендә югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткәрелгән “Татар кызы” республика бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең 1 нче (сайлап алу) турында 32 уку йортыннан килгән “Гаиләм тарихында сугыш эзләре” видеороликлар бәйгесендә югары баллар җыйган 10 конкурсант 2 турга үтте.
2 нче турда « Гаиләм тарихында сугыш эзләре » бәйгесендә кызлар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының кадерле истәлекләреннән төзелгән күргәзмәләрен якладылар, « Сугыш эзләре буйлап...» интеллектуаль бәйгесендә Татарстан халкының Бөек Ватан сугышында катнашуы, сугыш еллары әдәбияты, татар халкы һәм Бөек Ватан сугышы геройлары белән турында төзелгән тест эшләделәр, “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” бәйгесендә кул эшенә осталыкларын, “Ирекле микрофон” бәйгедә үзләре әзерләп килгән иҗади номерларны тәкъдим итеп, җырга-биюгә, сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсның “Дефиле” өлешендә кызларның киемнәре, буй-сыннары, образга керә белү осталыклары, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына бәя бирелде. Мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын түбәндәгечә бәяләде:
1 урын – ДАһБУ “Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” студенты Шәвәлиева Зилә Фаил кызы;
2 урын – ДАһБУ “Казан педагогия көллияте” студенты Гәрәева Лилия Марат кызы
3 урын – ДАһБУ «Кукмара аграр көллияте» студенты Вәкилова Айзәлия Айзат кызы;
“Зәвыклы кыз” номинациясе – ДАһБУ “Казан медицина көллияте” студенты Гисмәтуллина Раилә Рәис кызы;
“Зирәк кыз” номинациясе – ДАҺБУ “Апас аграр көллияте” студенты Фәйзуллина Әдилә Марсель кызы;
“Ягымлы кыз” номинациясе – ДАһБУ “Әлмәт политехника техникумы” студенты Мифтахова Гөлсылу Әкдәс кызы;
“Уңган кыз” номинациясе – ДАһБУ Казан технология һәм дизайн көллияте студенты Хөсәенова Илсинә Илдар кызы;
“Сөйкемле кыз” номинациясе – ДАҺБУ “Казан төзелеш көллияте” Заһидуллина Алинә Радик кызы;
“Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз” номинациясе ДАҺБУ «Казан технология көллияте» Хабибуллина Зәринә Ренат кызы ;
“Җитез кыз” номинациясе – ДАҺБУ«Казан сәүдә-икътисад техникумы» студенты Шакирова Инзилә Фәнил кызы бирелде.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, бүләк сертификатлары тапшырылды.