Мәскәүдә «Мин ЮИД сайлыйм» хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия форумы старт алды. Бу масштаблы чара бер мәйданчыкта 400дән артык кешене берләштерә, шул исәптән хәрәкәт инспекторлары, аларның педагоглары һәм остазларын, Дәүләт автоинспекциясе һәм Россия Федерациясенең 81 субъектыннан “Хәрәкәтнең яшь инспекторлары” Бөтенроссия иҗтимагый балалар-яшүсмерләр оешмасы вәкилләрен.
Форумда катнашучыларны Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә балаларның актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә.
Форумны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы оештыра. Оператор - "Хәрәкәтнең яшь инспекторлары" юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча Гомумроссия иҗтимагый балалар-яшүсмерләр оешмасы.
Форум 25 ноябрьдә тәмамланачак.