Урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Большая перемена» конкурсының алтынчы сезоны 17 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Түбән Новгородта узды. Татарстан делегациясен 21 катнашучы тәкъдим итте, сынаулар нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 6,3 миллион сумлык бүләкләр яулады.
Шул ук вакытта мәгариф оешмалары арасында команда трегы финалы да узды. Нәтиҗәдә, 20 урта һөнәри белем бирү учреждениесе белем бирү инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруга 2 миллион сум акчага ия булды.
Алтынчы сезон финалистларының иң күбе Краснодар крае, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Курск, Ростов, Томск, Воронеж, Кемерово һәм Иркутск өлкәләреннән, Свердловск өлкәсеннән, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан килгән студентлар иде.