Татарстан укучылары биология һәм татар әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләнәләр

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Ноябрь ахырында «Дуслык» комплексында Республика олимпиада үзәге оештырган «Орион» профильле сменасы уза. Бу смена кысаларында укучылар өчен биология һәм туган (рус булмаган) телле мәктәпләр өчен рус әдәбияты буенча укыту-тренировка җыеннары үткәреләчәк.

Биология сменасына Азнакай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Нурлат, Түбән Кама районнарыннан, шулай ук Казанның берничә районыннан һәм Яр чаллыдан 10-11 нче сыйныфта укучы 45 бала килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International