Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы 29 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр узачак. Оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә, федераль оператор - Профессиональ белем үсеше институты, регион-оештыручы - Санкт-Петербург.
Ярышлар «Мәгариф», «Сервис», «Җитештерү» һәм «Инженерлык технологияләре» компетенцияләре блоклары буенча үткәреләчәк. Чемпионатның эшлекле программасы 30 ноябрьдә башлана, ул өч трек буенча оештырылачак: «Кадрлар һәм мәгариф», «Хезмәт кешесен тәрбияләү» һәм «Технологияләр һәм инновацияләр». Алар барысы да "Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте - һөнәри осталык лидерларының экосистемасы" темасы белән берләшәчәк.
Ярыш программасы «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге һәм Пулково аэропорты мәйданчыгында төп яшь категориясенең 27 компетенциясе һәм «Юниорлар» категориясенең өч компетенциясе буенча узачак.
«Профессионаллар» Чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 4 декабрьдә булачак.