Татарстан студентлары Кытайда робот техникасы һәм дроннар буенча ярышларда призлы урыннар яулады

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

21-23 ноябрьдә Циндао шәһәрендә Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы белем бирү оешмалары арасында робот техникасы, программалаштыру һәм ясалма интеллект, пилотсыз авиация системалары буенча ярышлар узды.

Татарстаннан Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында, Лаеш техник-икътисадый техникумында һәм лицей-инженерлык үзәгендә укучылар катнашты.

Лицей-инженерлык үзәгенең 8 нче сыйныф укучысы Федотов Даниил «Мастер неба - гонки дронов» юнәлешендә 2 нче урынны яулады. Даниилның остазы - технологик белем бирү буенча директор урынбасары, лицей-инженерлык үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ильин Никита Александрович.

Чара «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International