"КФУ ИТ-лицее"ның унберенче сыйныф укучысы Глеб Смородинов кыек караучы авыруларда бинокуляр күрү күнегүләрен автоматлаштыра торган уникаль тринажер уйлап тапкан.
Глебның сеңлесенә тумыштан шушы диагноз куелган. Традицион методика күнегүләрне тулы караңгыда һәм ассистентның даими катнашуында үткәрүне таләп итә. Дәвалануны җиңеләйтү өчен, укучы күнегүләрне мөстәкыйль рәвештә һәм теләсә нинди шартларда үткәрергә мөмкинлек бирә торган аппарат уйлап тапкан.
Җайланма ияк куярга урын һәм төзелгән камерасы булган VR-күзлекне хәтерләтә. Ата-аналар яки табиблар процессны читтән торып күзәтә ала.
Яшь уйлап табучы робототехника буенча, IEYI2024 халыкара күргәзмәсе һәм ВОИР премиясе призеры булды. Аппарат җитештерүне Казанда җайга салу планлаштырыла, аны сайтта һәм маркетплейсларда сатып алырга мөмкин булачак.