«Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Татарстан республикасы бүлекчәсенең балаларда янгын куркынычсызлыгының мөһим күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән киң колачлы социаль проектын гамәлгә ашыру уңышлы тәмамланды. 2024 елда Татарстан Республикасы Рәисенең грантлар конкурсында җиңүче буларак старт алган проект, 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге 2200 дән артык бала һәм яшүсмерне колачлап, укыту алымын тамырдан үзгәртте. Мондый уңышның төп өлеше цифрлаштыруның заманча чараларын, интерактив уен тренажерларын кертү булды, ул дәресләрне файдалы гына түгел, чын-чынлап мавыктыргычта итте. Грант акчасына алынган янгын куркынычсызлыгы буенча Россиядә беренче мобиль белем бирү комплексын булдыру һәм куллану команда өчен аерым горурлык.
Төрле яшь төркемнәренең үзенчәлекләрен исәпкә алган җентекләп эшләнгән методик материаллар белән бергә, әлеге инновацион комплекс белемнәрне үзләштерүнең нәтиҗәлелеген һәм яшь тыңлаучыларның кызыксыну дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирде.
Үсеп килүче буынны янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү беркайчан да актуальлеген югалтмый. Белем бирү комплексының потенциалы зур һәм агымдагы елда ул яңа материаллар белән тулыландырылачак.
Проект командасы республика халкын янгыннан саклауга юнәлтелгән мөһим инициативаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен барлык кешеләргә дә рәхмәт белдерә.