2025 елның кабул итү кампаниясенең беренчел нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләрендәге көллиятләргә 1 млн 300 мең тирәсе кеше укыррга кергән. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бюджет урыннары саны быел 68 меңгә арткан һәм 850 мең тәшкил иткән.
"Россия Президенты Владимир Путин 2028 елга кадәр сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен миллионга якын эшче һөнәрләре белгече әзерләргә дигән бурыч куйды. Бүген без мәктәпне тәмамлаучыларның урта һөнәри белем бирү системасы белән кызыксынуларын күзәтәбез. Балалар эш бирүчеләр арасында квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ артуга игътибар итәләр. Шунысы куанычлы, укучылар инженерлар, төзүчеләр, медицина хезмәткәрләре, укытучыларның, аграр сектордагы белгечләрнең әһәмиятен аңлыйлар, шуның аркасында безнең ил уңышлы үсештә", - дип шәрехләде Сергей Кравцов.
Абитуриентлар арасында әзерлекнең популяр юнәлешләре буенча «Программалаштыру һәм IT-технологияләр», «Машина төзелеше һәм сәнәгать җитештерүе», «Төзелеш һәм архитектура», шулай ук медицина хезмәткәре, башлангыч сыйныф укытучылары бар. Моннан тыш, туризм һәм кунакханә бизнесы өлкәсенә ихтыяҗ зур.