Татарстанның 6,5 меңнән артык укучысы «Киләчәккә билет» проектында катнашты

2025 елның 28 ноябре, җомга

2025 елда Росиянең 6-11 сыйныфларында белем алучы һәр өченче укучы "Киләчәккә билет" мәктәп профориентациясенең бердәм моделе кысаларында профориентация чараларында катнашты. 2024 ел белән чагыштырганда, бу бер ярым тапкырга күбрәк. Бу хакта проектның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әйтик, 2025 елда 300 меңгә якын мәктәп укучысы үзләрен һөнәри пробалар кысаларында предприятиеләрдә турыдан-туры төрле һөнәрләрдә сынап карады.

Татарстанда быел нефть химиясе һәм төзелеш тармагы, шулай ук авыл хуҗалыгы кебек ихтыяҗ булган юнәлешләргә яңа белгечлекләр дә өстәлде, ИТ өлкәсеннән - пилотсыз очу аппаратлары операторы, гейм-дизайнер, WEB- һәм мультимедиа кушымталарын эшләүче һәм башкалар.

2025 елдан «Киләчәккә билет» профориентациясенең бердәм моделе «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына керә һәм мәктәп укучыларының талантларын ачуга, шулай ук һөнәр сайлаганда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International