24-26 ноябрьдә Мордовия Республикасында Татарстан Республикасы делегациясе катнашында Татар мәгърифәте көннәре узды. Делегация составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары вәкилләре бар иде.
Әлеге чараны уздыруның максаты - Мордовия Республикасында этномәдәни белем бирү торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү. Чарада милләтара тәрбия, укучылар арасында толерантлык формалаштыру, шулай ук Идел буе халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен шартлар тудыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.