Казанда республиканың 2 меңнән артык укучысы #ЗнаюсоблюдаюПДД уеннарының көзге сериясен үтте

2025 елның 28 ноябре, җомга

Татарстан башкаласында 5-6 сыйныф укучылары өчен #ЗнаюсоблюдаюПДД интерактив уеннар циклының финал этабы узды. Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән проект быел беренче тапкыр Казан мәктәпләрен генә түгел, республика районнарының уку йортларын да колачлады.

Уеннарда 2500 укучы катнашты. Проект биш ел дәвамында эшли, аны 12 меңгә якын бала узган. Дәресләр беренче тапкыр Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында узды.

Форматның үзенчәлеге - уен аша укыту. Традицион лекцияләр урынына мәктәп укучылары команда баталияләрендә, викториналарда катнаштылар һәм реаль юл ситуацияләрен модельләштерделәр. Балалар җәяүле, пассажир, машина йөртүче һәм хәтта ГАИ хезмәткәрләре ролен сынап карадылар.

Оештыручылар киләсе елга географияне киңәйтергәәргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International