КФУ (РАС)аутистик спектр авырулары булган балаларны укыту һәм озата бару өчен 32 млн сумга якын акча алачак

2025 елның 28 ноябре, җомга

Казан (Идел буе) федераль университеты 2025 елда аутистик спектр (РАС) авырулары булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга грант алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары республиканың хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.

31,97 млн сум күләмендәге грант хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләүгә, белем бирү программаларын оештыруга, гаиләләргә консультация-диагностика хезмәте күрсәтүгә, шулай ук КФУның махсус бүлекчәсе эше өчен уку пособиеләре, уенчыклар һәм җиһазлар сатып алуга юнәлдереләчәк.

Уку төркемнәре кимендә 50 баланы укытуны һәм 70 балага консультация үткәрүне тәэмин итәргә тиеш.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУ "Приоритет-2030" дәүләт программасы кысаларында үз үсеш программаларын гамәлгә ашыруга 830 млн сум тирәсе грантлар алачак 13 әйдәп баручы Россия югары уку йорты исәбенә кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International