27-28 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе халыкларының туган телләре укытучыларының Бөтенроссия съезды уза.
Чарада Татарстан Республикасын зур делегация тәкъдим итә, аның составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты белгечләре, республика нәшриятлары вәкилләре, "Адымнар" полилингваль комплексы хезмәткәрләре, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы укытучылары кергән.
Съезд программасына секцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм пленар утырыш керә.
Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Мәскәү дәүләт педагогика университеты базасында туган телләр федераль институты тарафыннан оештырылды.