Казанда «Безопасная страна» республика фәнни-гамәли конференциясе узды

2025 елның 28 ноябре, җомга

26 ноябрьдә Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиал) конференц-залында һөнәри белем бирү оешмалары өчен республика фәнни-гамәли конференциясенең чираттагы этабы узды.

Конференция Татарстан Республикасының белем алучы һөнәри белем бирү оешмалары арасында терроризмга каршы иң яхшы практикаларны ачыклауга һәм бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Оештыручылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» ДБУ һәм Татарстан Республикасында «Балачак навигаторлары» төбәк ресурс үзәге.

Чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International