Россия фәнендә 39 яшькә кадәрге галимнәр өлеше соңгы ике дистә елда ике тапкырга диярлек арткан һәм 45% ка җиткән. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Денис Секиринский "Сириуста" V яшь галимнәр конгрессы кысаларында узган "Технологик лидерлык" юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышында хәбәр итте.
2000 еллар уртасында бу күрсәткеч 25-26% кына тәшкил иткән, әмма соңгы елларда шактый арткан. Аның фикеренчә, мондый үсеш дәүләт һәм һөнәри бергәлек тарафыннан яшь белгечләрне фәнгә җәлеп итү өчен күрелә торган чараларның системалы характерда булуына бәйле.
Министр урынбасары шулай ук, Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында талантлы яшьләрне тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү, шулай ук тикшеренү җәмәгатьчелеге, фән һәм индустрия арасындагы элемтәләрне үстерү буенча бурычлар билгеләнде, дип искәртте.