2026 елга федераль капремонт программасына Яр Чаллының өч мәктәбе кертелгән

2025 елның 28 ноябре, җомга

Чаллының 55 нче һәм 58 мәктәпләре, 78 нче Пушкин лицее 2026 елга капиталь ремонт буенча федераль программага кергән. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, эш барышына парламент контроле булачак. "Традиция буенча партия десанты составында барлык эшләрнең даими парламент контролен алып барабыз, чөнки алар бюджет акчалары хисабына тормышка ашырыла", - дип хәбәр итте парламентарий үзенең телеграм-каналында.

55нче мәктәп 1992 елдан бирле эшли - монда 884 укучы белем ала, аларның әти-әниләренең күбесе шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1990 елда ачылган 78 нче лицейда 958 бала укый һәм Чаллының әйдәүче мәгариф учреждениеләренең берсе булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International